Файдаланылган батарейкаларны җыю өчен, Казанда 30 контейнер урнаштырылды

2017 елның 3 ноябре, җомга

Икенчел эшкәртү көне алдыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю һәм аннан соң аларны утильләштерү өчен контейнерлар урнаштыру буенча проектны тормышка ашырды. Хәзерге вакытта Казандагы башкарма хакимият органнарында, эре сәүдә үзәкләрендә һәм югары уку йортларында 30 контейнер урнаштырылды. Файдаланылган батарейкаларны җыю өчен махсуслаштырылган урналар куелды:

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советында (Ирек мәйданы,1),
- Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында (Вишневский ур, 26), 
- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында (Ямашев проспекты, 37а), 
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында (Кремль ур., 9), 
- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (Островский ур., 4), 
- Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында (Кремль ур., 13), 
- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (3 контейнер – Мәскәү ур., 55)
- Табигать саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә (Вишневский ур, 26а), 
- Казан шәһәре Торак-коммуналь хуҗалык комитетында (Кремль ур., 11), 
- Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (Кремль ур., 18), 
- Казан дәүләт энергетика университетында (ул. Красносельская ур, 51),
- «Савиново» сәүдә үзәгендә (Ямашев проспекты, 93); 
- «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында (Ибраһимов пр., 56),
- «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында (Ершов ур., 1а), 
- «ГоркиПарк» сәүдә үзәгендә (Р. Зорге, ур.11б),
- «Порт» сәүдә үзәгендә (Оренбург тракты, 158а),
- «Франт» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Фучик ур., 90),
- «Проспект» сәүдә үзәгендә (Җиңү пр., 50а),
- «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Җиңү пр., 91),
- «Selgros Cash&Carry» гипермаркетында (Мамадыш тракты, 32),
- «Мetro Cash&Carry» гипермаркетында (Вахитов ур., 4)
- «Леруа Мерлен» кибетләрендә (Әмирхан пр., 3, Оренбург тракты, 174),
- «Бәхетле» супермаркетларында (Ямашев пр., 71 а, Оренбург тракты, 22а, Павлюхин ур, 57).

Батарейкалар җыю буенча проект Татарстанның Экология министрлыгы тарафыннан куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигоннарына эләгүен киметү максаты белән үткәрелә. Ул берничә этаптан торачак: файдаланылган батарейкаларны җыюны, туплауны, транспортта илтүне һәм утильләштерүне оештыру.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International