Казан мәктәпләрендә экологик тәрбия дәресләре узды. Табигатьне саклау эше турында Экология министрлыгы инспекторлары сөйләде

2017 елның 28 октябре, шимбә

Табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыру. Республика экологлары “Бергә яктырак” («Вместе ярче») Бөтенроссия энергия саклау фестиваленә кушылдылар. Россиядә Экология елына багышланган акция кысаларында Татарстан экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның берничә гомуми белем бирү учреждениесендә табигать саклау темасына дәрес үткәрделәр. Алар укучыларга Республикада экология һәм җәмәгать урыннары елында үткәрелә торган экологик акцияләр һәм чаралар турында сөйләделәр, укучылар белән бергәләп өйдә һәм мәктәптә энергия саклауныңң мөмкин булган вариантларын карадылар. Укучылар өчен викториналар һәм конкурслар оештырылды, иң активлар истәлекле бүләкләргә лаек булды. “Экологик юнәлешле мероприятиеләр укучыларга аларның табигать саклау эшендә турыдан-туры үзләре катнашуның әһәмиятен аңларга ярдәм итә. Еш кына нәкъ менә яшь буын, актив гражданлык позициясендәге мәктәп укучылары инспекторларга табигать саклау өлкәсендәге закон бозуларны оператив рәвештә ачыкларга һәм булдырмый калырга ярдәм итә”, -диде ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Алексей Ткачук.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International