Һаваны пычраткан өчен, «Урман-Сервис» ҖЧҖ эшчәнлеге 30 тәүлекккә туктатылып тора

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

«Тузан аркасында суларлык түгел». Яр Чаллыда яшәүчеләр шундый хәбәр белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә мөрәҗәгать иттеләр. Рейд барышында инспекторлар үзагач тузаны таралу чыганагы Урман цехы предприятиеләреннән берсе булуын ачыклады. Алынган пробаларга үткәрелгән анализ һавада пычраткыч матдәләр барлыгын күрсәтте. Әлеге факт буенча экологлар юридик затка карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 8.21 маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә төзеделәр: “Атмосфера һавасына зарарлы матдәләрне махсус рөхсәт булмаган килеш чыгару”. Закон бозуны төзәтү һәм әйләнә-тирә мохитнең пычрануына китергән сәбәпләрне юкка чыгару турында күрсәтмә бирделәр. Административ эшнең барлык материаллары Яр Чаллы шәһәр судына җибәрелде. Чыгарылган карар нигезендә, «Урман-Сервис» («Лес-Сервис») ҖЧҖ эшчәнлеге 30 тәүлекккә туктатылып тора.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International