Татарстанның йөзләгән педагогы ЭКОтәрбиянең яңа форматы турында фикер алышты

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Экологик мәгърифәт эшендә көчләрне берләштерү һәм ЭКОтәрбиянең яңа форматын кертү. Бу турыда бүген Яр Чаллыда “Татарстан Республикасының Кама буе төбәге белем бирү учреждениеләрендә экологик грамоталылыкны формалаштыру алымнары” форумында сөйләштеләр. Форум эшендә Яр Чаллының, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск һәм Тукай районнары белем бирү учреждениеләренең 400гә якын педагогы катнашты. “Бу чара экологик мәгърифәтнең алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнү һәм педагоглар тарафыннан ЭКОтәрбиянең яңа техника һәм технологияләрен үзләштерү максатында үткәрелә, - диде Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек идарәсе башлыгы Альмир Альмиев. –Экологик мәгариф һәм мәгърифәт бала шәхесе формалашуда мөһим роль уйный. Нәкъ менә экологик юнәлешле чаралар үсеп килүче буынны туган якның табигый ресурсларын өйрәнүгә җәлеп итүгә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә һәм экологик культура формалаштыруга этәргеч бирә”. Форумда катнашучылар ЭКОмәгърифәт буенча нинди проектларның һәм чараларның аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе турында сөйләде. “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” экологик хәрәкәте координаторы Гүзәл Красноперова табигать саклау акцияләрендә катнашу аша халыкның экологик фикерләвен үзгәртергә мөмкин булу турында әйтте. “Тормышка ашырылган “ЭКОактивлар” проекты Автошәһәрнең 50 мәктәбен берләштерде, аларның укучылары макулатура, батарейкалар һәм пластик шешәләр җыйды. Бу экологик акция шәһәрдә популярлык казанды, шуңа күрә укучылар хәзер әлеге чараны дәвам итүне сорый”, - дип сөйләде Гүзәл Красноперова. Яр Чаллы Шәһәр балалар экология-биология үзәге укучыларының экологик грамоталылыгы шулай ук иҗтимагый эшчәнлектә катнашу аша формалаша. Ел саен өстәмә белем бирү учреждениесендә шәһәр территориясен чүп-чардан чистарту, чишмәләрне тәртипкә китерү, җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау буенча экологик чаралар уза, аларда балалар бик теләп катнаша. Әлеге һәм башка чыгышларны тыңлап, форумда катнашучылар экологик мәгърифәт эшендә көчләрне берләштерергә һәм ЭКОтәрбиянең яңа форматын кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Яңа алым берничә мероприятие үткәреп, алар кысасында өлкән буынның кече буынга ЭКОбелемнәр тапшыруыннан гыйбарәт. Бу – педагоглар өлкән сыйныф укучылары өчен, өлкән сыйныф укучылары кечерәк укучылар өчен, алар исә мәктәпкәчә балалар өчен үткәрәчәк экологик дәресләр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International