Бүген Казанда Анатолий Щеповских исемендәге “Сәнәгать экологиясе һәм иминлек” XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан ярминкәсенең «Кама» Конференц-залында Анатолий Щеповских исемендәге “Сәнәгать экологиясе һәм иминлек” XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды, ул Татарстан Республикасының беренче әйләнә-тирә мохитне саклау министры истәлегенә багышлап үткәрелде. Мероприятиедә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов мөрәҗәгать итте. Ул мәшһүр эколог Анатолий Щеповских хөрмәтенә үткәрелә торган конференциянең инде матур традициягә әверелгәнен билгеләп үтте. “Дәүләт хакимияте, бизнес вәкилләре һәм җәмәгатьчелек белән аралашуның мондый формасы предприятиеләрдә экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрен уңышлырак хәл итәргә мөмкинлек бирә. Соңгы елларда уздырылган конференцияләр сәнәгать һәм фән белгечләренең табигатьне рациональ файдалану өлкәсендәге бурычларны хәл итү буенча хезмәттәшлегенә булышты”, - дип басым ясады Рөстәм Камалов.

“Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының мондый иҗтимагый чараларга зур игътибар бирүе бик мөһим. Татарстанда кулланыла торган тәҗрибәне Россиянең башка регионнары да кертергә тиеш”, - дип саный Россия нефть компанияләреннән берсенең Региональ коммуникацияләр идарәсе башлыгы Владимир Герасимов. Ул бу мероприятиенең ролен югары бәяләде һәм компанияләрнең регион территориясендә гамәлгә ашыра торган эшчәнлекләре турында нәкъ менә конференциядә сөйли алулары турында әйтте. Шуның белән алар экологиядәге реаль ситуацияне киң даирә кешеләргә җиткерә ала.

Экотехнология, әйләнә-тирә мохит мониторингы, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт җайга салуы, җитештерү һәм куллану калдыклары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә химик-аналитик контроль мәсьәләләре “Сәнәгать экологиясе һәм иминлек” XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә фикер алышу өчен төп темалар булды. Фәнни докладлар белән бүген республиканың эре сәнәгать предприятиеләре, фәнни экологик бергәлек вәкилләре, Россия Федерациясе регионнарыннан кунаклар чыгыш ясады. Иң яхшы докладлар авторларын истәлекле А.И. Щеповских медальләре белән бүләкләделәр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International