Халык Түбән Камада агынты суларны агызу турында мөрәҗәгать иткәннән соң, Кама аръягы идарәсе инспекторлары тиз арада хокук бозу урынына чыктылар. Алар Менделеев урамындагы автомойкадан агып чыккан суларны ачыкладылар. Экологлар су һәм туфрак үрнәкләрен алдылар.
Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буаның 2 нче лицеенда «Мегаполиста экологик яшәү» темасына экодәресләр үткәрделәр.
Бу хакта КФУның Чаллы институтында вакансияләр ярминкәсендә Министрлыкның Кама буе идарәсе инспекторлары сөйләде.
Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 610 мөрәҗәгать кергән, аларның 493 хәл ителгән инде.
Бүген Казанда «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе үз эшен төгәлләде.
Бүген, 15 мартта, «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясенең актыккы көнендә «Ирбис» ак барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе һәм «Ак барс эзләре буенча» иҗтимагый ирекле хәрәкәт арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе кысаларында экология министры Александр Шадриков һәм Монголия Табигать министрлыгы, Россия Федерациясе Табигать министрлыгы һәм В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ вәкилләре очрашты.
14 мартта Казанда «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
14 мартта «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясендә Казанда Алтай Республикасында «Снежный барс» фәнни үзәге объектлары базасында уртак фәнни программаларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен ак барсларны өйрәнү, яклау һәм аларның популяциясен арттыру өлкәсендә мәгариф һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.