Экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 2459 мөрәҗәгатьнең 1856сын карап чыктылар һәм хәл иттеләр.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1020 хәбәр килгән, 885 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 509 мөрәҗәгать теркәлгән һәм 45 – «ПОС» кире элемтә платформасында.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1386 хәбәр (шуларның 885е «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 325 тапкыр, суның сыйфатына 276 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 472 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда санитария икеайлыгы тәмамланырга 6 көн калды. Мөрәҗәгатьләрне Татарстан Экология министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсендә: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm яки «Халык контроле» системасында: https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov калдырырга мөмкин.