Бүген Татарстан Республикасында язгы ташуга әзерлек буенча брифингта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Алмаз Тугушев министрлыкның Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын көйләү буенча ведомствоара эш төркеме эшчәнлегендә катнашуы турында сөйләде.
Элегрәк Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Лениногорск районының Писмән авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыклары полигоны янында санкцияләнмәгән ике чүплек тапкан иде.
Элегрәк Тукай районында экологик күзәтчелек кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары Круглополь авыл җирлеге территориясендә экологик кануннарны бозуны ачыклаганнар.
Чаллының 13нче мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары өчен Татарстан Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре кошлар дөньясына багышланган гадәти булмаган дәрес үткәрделәр.
Чистай районы территориясен күчмә тикшерү барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары Чистай шәһәрендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
Бу хакта КФУның Чаллы институтында вакансияләр ярминкәсендә Министрлыкның Кама буе идарәсе инспекторлары сөйләде.
2026 елның 16 мартында 18:00 сәгатьтән 17 мартта 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә атмосфера һавасының җир өсте катламында пычраткыч матдәләр туплануга ярдәм итүче уңайсыз метеорологик шартлар көтелә.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 418 мөрәҗәгать кергән. Аларның 302се хәл ителгән, калганнары эштә.
Яр Чаллы шәһәрендә «Россия суы» федераль проекты кысаларында Мәләкәс елгасын Экологик тернәкләндерү проектының икенче этабын гамәлгә ашыру дәвам итә. Чараларның үтәлеше барышы белән Татарстан Республикасы экология министры урынбасары Илнур Насретдинов танышты.
Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясенең «нәтиҗә бар» халык программасын гамәлгә ашыру буенча төбәк форумы кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин чыгыш ясады. Үзенең «кешеләр иминлеге» нотыгында ведомство башлыгы күпьеллык системалы эшкә йомгак ясады һәм табигатьне саклау эшчәнлегенең республикадагы һәр кешенең тормыш сыйфатына ничек йогынты ясавы турында сөйләде.