ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Кама балалар шахмат һәм бокс клубында тәрбияләнүчеләргә табигатькә зыян китермәс һәм куркыныч хәлләрдән качар өчен ялда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.

Экология министрлыгына Змеево авылындагы автобус тукталышында чүп-чарны законсыз җыю турында халык мөрәҗәгате килде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары урынга чыкты, аның барышында хокук бозу факты расланды. 

«Туган як экологиясе» бәйгесе призерлары үз призларыннан файдаланды инде. Казанның 94 гимназиясе яшьләре Ижевск шәһәрендә булдылар.

Чаллыда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Кәгазьгә - икенче тормыш!» акциясенең 20 еллыгына багышланган чара узды. Анда 400дән артык кеше катнашты, алар арасында Экология министрлыгының Кама яны идарәсе, Чаллы башкарма комитеты вәкилләре, шулай ук Татарстанның яшь экологлары да бар иде. Кунакларны балалар-яшьләр экоберләшмәләре күргәзмәсе, укучыларның иҗади номерлары һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне бүләкләү белән сөендерделәр. Акцияне үткәрүдә ярдәм иткән өчен Экология министрлыгына рәхмәт тапшырылды.


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Узган ялларда экология министры урынбасары, табигатьне саклау отличнигы һәм Татарстан Республикасының Атказанган экологы Ольга Владимировна Манидичева үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Көндезге этапка онлайн-этап олимпиада биремнәрен хәл итүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 152 укучы үткән.

«Салават Күпере» микрорайонында «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән СИБУРның «Яшел формула» программасы кысаларында агач утырту буенча маштаблы табигать саклау акциясе узды. Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә 200 дән артык агач, шул исәптән чыршы, юкә һәм өрәңге, шулай ук 120 дән артык куак җиһанны бизәп торачак. Чарада 100 дән артык кеше катнашты, алар арасында ТР Экология министрлыгы вәкилләре, «Казаноргсинтез», ТР буенча Росприроднадзор, Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм шәһәрнең битараф булмаган халкы бар.

Ел башыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 8283 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында – 3768 хәбәр һәм «Халык контроле» системасы буенча килгән 1283  хәбәр. 177 мөрәҗәгать «ПОС» кире элемтә платформасында һәм 3055 Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша теркәлгән.

Министрлыкның тәҗрибәле хезмәткәре, 40 еллык хезмәт стажы булган эколог Андрей Васильевич Ермолаев бүген лаеклы ялга чыга. Атналык киңәшмәдә министр Александр Шадриков коллегасын намуслы хезмәте һәм сайлаган эшенә тугрылыгы өчен котлады һәм рәхмәт белдерде. 


25
октябрь, 2024 ел
җомга

Әлмәттә төзекләндерү программасы кысаларында, 36 йорт яны территориясен яңартканнан соң, шәһәр урамнарын 120 алма, сирень һәм спирея үсентеләре бизи. Ленин урамында агачлар һәм куаклар утыртуда халык бик теләп катнашты, уңайлы яшел почмаклар булдыруга үз көчләрен куйды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International