2026 елның 16 мартында 18:00 сәгатьтән 17 мартта 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә атмосфера һавасының җир өсте катламында пычраткыч матдәләр туплануга ярдәм итүче уңайсыз метеорологик шартлар көтелә.
Күрсәтелгән чорда атмосферада пычраткыч матдәләрнең таралуы начараю ихтималы бар.
Исегезгә төшерәбез, уңайсыз метеорологик шартларның гомуми фаразының эчтәлеге һәм аны бирү ешлыгы Россия Табигать министрлыгының 2025 елның 11 июлендәге 387 номерлы боерыгы нигезендә билгеләнә. НМУ булмаган очракта сайтта мәгълүмат урнаштырылмый.