Түбән Камада шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан ял урыны булган «Урман» паркын җыештыру буенча масштаблы акция узды. Өмәнең инициаторы Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булды.
Студентлар һәм битараф булмаган халык перчаткалар, капчыклар, тырмалар белән коралланды һәм территорияне чүп-чардан һәм ботаклардан чистартырга кереште. Экоактивистлар якты хисләр алып, яңа танышлар таптылар, ә иң мөһиме - территорияне тәртипкә китерделәр. Кышка кадәр урман паркында тагын берничә өмә үткәрү планлаштырыла.