Ак барс (яки башкача ирбис) Татарстан Республикасы гербында сурәтләнгән һәм күп кенә төбәк оешмаларының символы булып тора. Республика гербында барс очраклы гына барлыкка килмәгән, ул Болгар сюжетларының иң яраткан геройларының берсе, халыкны һәм туган якны саклаучы. Ак барс – күп кенә Азия халыкларының символы. Аны тау илчесе дип тә атыйлар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә ирбис хәзерге яшәү ареалының барлык 12 илендә дә сирәк яки югалып баручы төр статусына ия һәм халыкара оешмалар яклавында тора!
Бу хайван әлегә кадәр бөтен дөньяда иң аз өйрәнелгән мәче төрләренең берсе булып кала бирә. Бүгенге көндә алар Россиядә 80 дән аз гына исәпләнә.
2022 елдан Татарстан Экология министрлыгына мөһим миссия йөкләнде – «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру. Кызыл китапка кертелгән бу хайванны саклау өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча һәм Россия Табигать министрлыгы ярдәме белән Алтай Республикасы территориясендә фәнни үзәк төзелә башлады. Бәлки, кайберләребез тиздән барсларны тере килеш күреп алыр, һәм без аларга кыргый табигатьтә калырга ярдәм иттек, дип ышанырбыз!
Планетаның биотөрлелеген саклау, әйләнә-тирә мохит турында кайгырту – боларның барысы да безне берләштерә! Уникаль ак барсны саклау проектлары да бу сирәк хайваннарның популяциясен торгызу буенча бердәмлек һәм уртак эш символы булсын.
Исегезгә төшерәбез, ак барс «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проектының хайваннар дөньясының 13 өстенлекле объекты исәбенә керә. Әлеге федераль проект кысаларында Россия Табигать министрлыгы Татарстан Республикасының «Ак барс» фәнни-тикшеренү үзәген төзү инициативасын хуплады. Табигый үзенчәлекләрне исәпкә алып, үзәк Алтай Республикасында төзелә.