Атмосфера һавасын һәм су объектларын саклау өлкәсендә табигать саклау чаралары үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашу. Шундый максат белән бүген Баулыда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының күчмә киңәшмәсе булды. Мероприятиедә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары –әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, территориаль идарәләр башлыклары, Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров, Баулы районы Башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашты.
Бүген Баулы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре биологик чистарту корылмаларында булды. Биредә 2015 елның октябреннән 2017 елның сентябренә кадәр, юынтык суларны чистарту сыйфатын яхшырту максаты белән, ремонт эшләре алып барылды. БЧКда ләм карталары, ком мәйданчыклары реконструкцияләнде, керә торган юынтык суларны исәпкә алу приборлары һәм зарарсызландыру станцияләре урнаштырылды, рәшәткәләр бинасына һәм лабораториягә капиталь ремонт ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре «Татнефть» ГАҖ «Татнефтегазопереработка». идарәсенең Баулы күкертчистарту участогындагы сәнәгать җайланмасының эше белән таныштылар. Комплекслы автомат линиясе биредә 2011 елда эшләтеп җибәрелгән иде. Җайланма эшендә файдаланыла торган сероводродны турыдын-туры каталитик окисьләштерү процессы күкертне аерып алырга мөмкинлек бирә һәм газларны өстәмә чистарту таләп ителми.
Татарстан экологлары Казан предприятиесе «Полипак»ның атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) чыгармаларга рөхсәтенең гамәлдә булуын туктатып тордылар. Моның сәбәбе булып атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу, атап әйткәндә, концентрацияләре рөхсәт ителгән чиктән арткан пычраткыч матдәләр чыгармалары тора.
Яшел Үзән шәһәренең 1нче «Ласточка» һәм 20нче «Ёлочка» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 1500дән артык батарейка җыйдылар. Файдаланылган батарейкаларны мәктәпкәчә учреждениеләрнең тәрбиячеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының кабул итү пунктына тапшырдылар. Педагоглар әйтүенчә, аларда тәрбияләнүчеләрдә табигатькә ярдәм итү теләге табигатьне саклау буенча үткәрелгән дәрестән соң барлыкка килгән.
Югары Осланның «Таткрахмалпатока» предприятиесен, койманы сүтеп, гражданнарның су объекты янына ирекле үтеп йөрүен тәэмин итргә мәҗбүр иттеләр. Тиешле карарны Югары Ослан районы суды чыгарды. Сулица елгасы ярындагы законсыз корылманы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады.
Табигать саклау өлкәсендә закон бозуларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары быелның июлендә теркәгән иде.
Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын күтәрергә ниятли, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Ведомство тарафыннан “2018-2020 елларга товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын раслау турында” Россия Хөкүмәте әмере проекты әзерләнгән. Россиянең Табигать министрлыгы башлыгы документны РФ Хөкүмәтенә керткән.
2017 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) Ачык ишекләр көне була. Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстан Республикасы террриториясендә экологик иминлекне тәэмин итүгә, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында видеоконференция форматында гражданнарны кабул итү булды. Идел-Кама территориаль идарәсе территориясендә яшәүчеләрнең сорауларына министр Фәрит Габделганиев җавап бирде. Онлайн кабул итү барышында сәнәгать предприятиеләренең атмосфера һавасын пычратуы мәсьәләләре каралды, табигать саклау өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмый калу буенча аңлатмалар бирелде.