Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында видеоконференция форматында гражданнарны кабул итү булды. Идел-Кама территориаль идарәсе территориясендә яшәүчеләрнең сорауларына министр Фәрит Габделганиев җавап бирде. Онлайн кабул итү барышында сәнәгать предприятиеләренең атмосфера һавасын пычратуы мәсьәләләре каралды, табигать саклау өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмый калу буенча аңлатмалар бирелде. Шулай ук кече һәм урта бизнеста экологик мәсьәләләр темасы турында да сүз алып барылды. Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә торган гражданнарга хуҗалык һзм бүтән төр эшчәнлек нәтиҗәсендә барлыкка килә торган калдыкларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплылыкны кабул итү буенча аңлатулар бирелде. Очрашу ахырында Фәрит Габделганиев, гражданнарга уңайлы булсын өчен, Республика иҗтимагый экологик кабулияте эшләве турында искә төшерде. Табигать саклау өлкәсендәге барлык закон бозу фактлары (Гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, санкциясез чүплек, су объекты янына үтү мөмкинлеген чикләү, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр агызып чыгару, атмосфера һавасын пычрату) турында хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча;
- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабулиятендә;
- өстәмә элемтә каналлары WhatsApp һәм Telegram буенча +79872169779 номерына;
- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасы буенча.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте