Яшел Үзән балалар бакчалары файдаланылган батарейкаларны утильләштерү буенча проектка кушылды

2017 елның 10 ноябре, җомга

Яшел Үзән шәһәренең 1нче «Ласточка» һәм 20нче «Ёлочка» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 1500дән артык батарейка җыйдылар. Файдаланылган батарейкаларны мәктәпкәчә учреждениеләрнең тәрбиячеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының кабул итү пунктына тапшырдылар. Педагоглар әйтүенчә, аларда тәрбияләнүчеләрдә табигатькә ярдәм итү теләге табигатьне саклау буенча үткәрелгән дәрестән соң барлыкка килгән. Урнага ташланган бер бармаксыман батарейканың 20 квадрат метр туфракны яки 400 литр суны пычратырга мөмкин икәнлеген белгәч, мәктәпкәчә балалар зарарлы йогынтыны киметүгә үз өлешләрен кертергә ниятли. Һәм туганнарының уртак көче белән, булган барлык файдаланылган батарейкаларны җыялар.

Исегезгә төшерәбез, теләгән һәркем әйләнә-тирә мохиткә китерелә торган зыянны минимальләштерүгә өлеш кертә ала. Моның өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан тыш Казанның 30 ноктасында файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю оештырылды. Махсуслаштырылган урналар куелды:

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советында (Ирек мәйданы,1),
- Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында (Вишневский ур, 26), 
- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында (Ямашев проспекты, 37а), 
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында (Кремль ур., 9), 
- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (Островский ур., 4), 
- Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында (Кремль ур., 13), 
- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (3 контейнер – Мәскәү ур., 55)
- Табигать саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә (Вишневский ур, 26а), 
- Казан шәһәре Торак-коммуналь хуҗалык комитетында (Кремль ур., 11), 
- Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (Кремль ур., 18), 
- Казан дәүләт энергетика университетында (ул. Красносельская ур, 51),
- «Савиново» сәүдә үзәгендә (Ямашев проспекты, 93); 
- «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында (Ибраһимов пр., 56),
- «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында (Ершов ур., 1а), 
- «ГоркиПарк» сәүдә үзәгендә (Р. Зорге, ур.11б),
- «Порт» сәүдә үзәгендә (Оренбург тракты, 158а),
- «Франт» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Фучик ур., 90),
- «Проспект» сәүдә үзәгендә (Җиңү пр., 50а),
- «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Җиңү пр., 91),
- «Selgros Cash&Carry» гипермаркетында (Мамадыш тракты, 32),
- «Мetro Cash&Carry» гипермаркетында (Вахитов ур., 4)
- «Леруа Мерлен» кибетләрендә (Әмирхан пр., 3, Оренбург тракты, 174),
- «Бәхетле» супермаркетларында (Ямашев пр., 71 а, Оренбург тракты, 22а, Павлюхин ур, 57).

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International