Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль служба җитәкчесе вазифасына билгеләнде. Артем Сидоров Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын 2010 елның ноябреннән алып җитәкләде. Бу чорда республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә яңа сыйфат кимәленә ирешелде:
– экологик мониторинг системасының төбәк тармагы үстерелде, Татарстан территориясендә әйләнә-тирәлек компонентларының сыйфаты турында белешмәләрне халыкка җиткерү тәэмин ителде;
– экологик күзәтчелек көчәйтелде, Татарстанның әйләнә-тирәлеген саклау буенча дәүләт инспекторларының статусы күтәрелде, җир асты байлыкларын рациональ куллану, калдыкларТабигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.
Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту системасы белән җиһазлау дәвам итә. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Казанның ТЭЦ ур. 211Б адресында урнашкан “Эко-ном” станциясенә куелган шундый бер система белән танышты.
2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектларыБүген Владимир Ильич Ленин исемендәге Казан федераль университетында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов студентлар, профессорлар һәм укытучылар белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстанның соңгы 5 елдагы үсеш нәтиҗәләре, әйләнә-тирәлекнең сыйфатын яхшырту чараларын планлаштыру, болыт технологияләрен һәм геоинформацион системаларны үстерү, уникаль социаль программаларны һәм күләмле проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Рөстәм Камаловның әйтүенчә, соңгы 5 елда Татарстан үз үсешендә сыйфат сикереше ясаган һәм Россия өчен2015 елның 8 сентябрендә, Сергей Миронович Киров исемендәге Казан милли тикшеренү-технология университетында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов студентлар, профессорлар һәм укытучылар белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстанның социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре һәм стратегик үсеш юнәлешләре, “Стратегия 2030” программасы буенча ирешелгән казанышлары һәм планнары, җәмгыятьтә стабильлекне һәм гражданнар татулыгын ныгыту мәсьәләләре, тикшерелде.
Рәмил Низамовның әйтүенчә, “Стратегия 2030”ның төп максатлары булып Татарстан халкының югары яшәү сыйфа