ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 18нче октябреннән 22нче октябренә кадәр Мәскәүдә Манеж мәйданында III Экологик атналык узачак, ул Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы булышлыгы белән оештырыла. Мероприятие Экология һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр елының мәдәни вакыйгаларыннан берсе булыр, ә анда килүчеләр саны берничә меңгә җитәр дип көтелә.

III Экологик атналыкны ачу кысаларында Сочидагы XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале белән махсус “Яшел телекүпер” оештырылачак.


13
октябрь, 2017 ел
җомга

Татарстанда яшьләрнең “Чиста караш” 5-нче Ачык республика социаль экологик реклама конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. “Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге проект – гражданнарның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итүнең нәтиҗәле коралы, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Яшь буынның чиста һәм тирән карашы, бирү формаларының төрлелеге - мәгълүматны төрле яшьтәге кешеләргә җиткерүнең бик яхшы ысулы. Ел саен конкурсның географиясе киңәя бара һәм катнашучылар саны арта, бу проектның әһәмияте үскәннән үсә баруы турында сөйли”.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә.

Хисаплылык нинди калдыклар һәм күпме күләмдә барлыкка килүен, бу калдыкларның төзелгән договорлар нигезендә нинди махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Катнашырга бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

14нче октябрьдә Казанда яшәүчеләрне территорияләрне чистарту буенча экологик акциядә катнашырга чакыралар. Массакүләм чара “Урман атнасы” кысаларында Горки-Әмәт урманында узачак. Чүп-чарны аерып җыячаклар. Кирәкле барлык инвентарьне фестиваль мәйданчыгында алырга мөмкин булачак. Шулай ук бу көнне табигать саклау чарасы кысаларында экологлар һәм яшьләр ЭКОхәрәкәте активистлары үткәрә торган лекцияләрне тыңлау мөмкинлеге дә булачак.

Экология елы кысаларында “Климат һәм җаваплылык -2017” икенче Бөтенроссия конкурсы игълан ителде, анда Россия субъектлары, муниципаль берәмлекләре һәм оешмалары катнаша ала. Ул климат үзгәрү проблемасына игътибар җәлеп итү, парник газлары чыгармаларын киметү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату, корпоротив культураны һәм әлеге өлкәдәге казанышларны күрсәтү максаты белән үткәрелә.


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстанның яшел калканы” республика проекты 2017 яшь агач утырту белән башланып китте. Беренче үсентеләрне Түбән Каманың санитар-саклау зонасы районында ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре утыртты. “Агачлар утырту – табигый ресурсларны саклау юлында беренче адым.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар. Эшлекле сәфәр кысаларында экологлар «Татнефть» компаниясе объектында – «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары комплексында булдылар. Алар комбинацияләрдән торган гидрокрекинг җайланмасын, акрынайтылган кокслау җайланмасын, факел хуҗалыгын, заводның чистарту корылмаларын һәм сәнәгать калдыклары полигонын карап чыктылар. Нефть эшкәртү комплексында кулланыла тоган табигать саклау һәм ресурс саклау технологияләренең экологиялелеген Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев югары бәяләде.

Әйләнә-тирә мохит сыйфаты белән идарә итү системалары булдыру, техноген йөкләмәләрне киметү, шул исәптән әйләнә-тирә мохит сыйфатына региональ нормативлар нигезендә, иң эре җитештерү предприятиеләрендә пычраткыч матдәләр чыгару һәм агызып чыгаруларны өзлексез контрольдә тотуны оештыру. Бу өстенлекле чаралар турында бүген Түбән Камада Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы үткәрү буенча Оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы кысаларында фикер алыштылар. Мероприятиедә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин катнашты.

13 октябрьдә Казанда җыештыру һәм агачлар утырту буенча экологик акция булачак. Теләгән һәр кеше Рус-немец Швейцариясе территориясен чистартуда катнаша һәм шәһәрне яшелләндерүгә үз өлешен кертә ала. Чара Арча зираты ягыннан (Подлужная ур.) Казансу ярында “Урман атнасы -2017” табигать саклау акциясе кысаларында уза, акция республикада 7нче октябрьдә башланып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International