Шәһәрне яшелләндерергә һәм ярны чистартырга. Урман атнасы кысаларында Казанда табигать саклау ациясе узачак

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

13 октябрьдә Казанда җыештыру һәм агачлар утырту буенча экологик акция булачак. Теләгән һәр кеше Рус-немец Швейцариясе территориясен чистартуда катнаша һәм шәһәрне яшелләндерүгә үз өлешен кертә ала. Чара Арча зираты ягыннан (Подлужная ур.) Казансу ярында “Урман атнасы -2017” табигать саклау акциясе кысаларында уза, акция республикада 7нче октябрьдә башланып китте. Территорияләрне төзекләндерү һәм агачлар утырту эшенә 30 меңнән артык татарстанлы кушылды. Чара җәмәгатьчелекнең игътибарын урман ресурсларын саклау һәм яңаларын утырту мәсьәләләренә җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Татарстанда акция 16нчы октябрьгә кадәр дәвам итә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International