2017 елның 18нче октябреннән 22нче октябренә кадәр Мәскәүдә Манеж мәйданында III Экологик атналык узачак, ул Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы булышлыгы белән оештырыла. Мероприятие Экология һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр елының мәдәни вакыйгаларыннан берсе булыр, ә анда килүчеләр саны берничә меңгә җитәр дип көтелә.
III Экологик атналыкны ачу кысаларында Сочидагы XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале белән махсус “Яшел телекүпер” оештырылачак.
Эшлекле программаның төп чаралары түбәндәгеләр булачак: Яшьләр экологик форумы, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской җитәкчелегендә Арктика үсеше буенча Дәүләт комиссиясенең эш төркеме утырышы, ул бизнесның экологик җаваплылыгына багышлана, шулай ук “Атом тармагының экологик куркынычсызлыгы” темасына түгәрәк өстәл.
ЭКОатналыкның төп программасы кысаларында берничә мәдәни-мәгърифәти чара уза, алар гражданнарга керү өчен ачык була һәм экологик культура формалаштыруга юнәлтелә. Манежда халыкара экологик мода атнасына, сферик кинотеатрда экологик кино фестиваленә, экологик сәнгать һәм интерактив арт-киңлек экспозициясе ачылышына, Европадагы иң зур интерактив зоопарк ачылышына, “яшел” лекторийга килергә мөмкин булачак. Чарага килүчеләр аерым күргәзмәләр павильонында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм энергия саклау өлкәсендә фән һәм производствоның заманча казанышлары, шул исәптән – пластик эшкәртү, биоягулык булдыру, кояш энергиясен файдалану технологияләре турында, шулай ук Россиядә экотуризмны үстерү перспективалары турында да белә алачаклар.
III Экологик атналык мероприятиеләре программасы белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://rusecoweek.ru/ .
Экологик атналыкны ачуга журналистлар аккредитациясе, шулай ук башка махсус чаралар түбәндәге телефон буенча (Мәскәүдәге) +7 (495) 924-51-49 яисә электрон почта буенча башкарыла: media@ecochamber.ru
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте