ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Гёте-Институт мәктәп укучылары арасында дүртенче тапкыр “Мәктәп экология хакына: уйларга, эзләнергә, гамәл кылырга!” дигән конкурс игълан итте, ул укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашырга 7-11 сыйныфлар укучылары командалары, шулай ук немец теле укытучылары һәм предмет (биология, экология, география, химия, физика) укытучылары чакырыла. Педагоглар белән бергә укучыла


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Катнашырга бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Экология елы һәм Россиядә тыюлыклар системасының 100-еллыгы кысаларында «Казан» халыкара аэропортында «“Түбән Кама” милли паркы» табигать фотографияләре күргәзмәсе ачылды. 1А терминалында тыюлыкның уникаль ландшафтларын, пейзажларын, флорасы һәм фаунасының сирәк һәм характерлы төрләрен чагылдыра торган 50 фотоиллюстрация куелган. Фотоэшләрнең авторлары – милли парк хезмәткәрләре һәм дуслары.

12 октябрьдә 15 сәгатьтә Яр Чаллының 1нче Шәһәр Балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның театр залында “Экоактивлар” проектын тантаналы ачу була, бу проект укучыларның экологик фикерләвен формалаштыруга, куллану калдыклары белән эш итү культурасы формалаштыруга юнәлтелгән. Проект “Чүп.Бүтән.Юк” («Мусора.Больше.Нет») Бөтенроссия экологик хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлекчәсе тарафыннн Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белән һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә тормышка ашырыла.

Алексеевск агроколледжының Әлки филиалы студентлары Яшь гвардия активистлары белән берлектә Базарлы Матак авылында экологик акция үткәрделәр. Төзекләндерү объекты Советлар Союзы Герое Степан Крайнов урамы булды. Яшьләр юкә аллеясы утырттылар. Агачларны Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен көрәшкән батыр якташлары хөрмәтенә утырттылар. “Бу агачлар авылыбызда тере һәйкәл булып торачак”, - диде әлкилеләр.

Бөгелмә районы Подгорный бистәсендә бу елның июлендә экологлар агынты сулар җыелган чокыр табалар. Чистартылмаган агынтылар бирегә җирле субүлгеч системасыннан агып җыела. Канализациянең чистарту корылмаларының тузганлыгы һәм җирле хакимият тарафыннан профилактик чараларның бөтенләй үткәрелмәве табигать саклау әһәмиятендәге җирләрнең бозылуына китергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары исәпләвенчә, агызып чыгарулар нәтиҗәсендә 1200 кв.м туфрак пычранган.

Урманнарның яхшы санитар хәлен саклау максаты белән, республикада “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе уза. Бүген ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инспекторлары республиканың Биектау районы территориясендә рейд уздырдылар.

2017 елның 23-25 ноябрендә Ессентуки шәһәрендә “Җир асты сулары – 2017” Халыкара конференциясе булачак. Чараны Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Халыкара гидрогеологлар ассоциациясе, СПбДУның Геологик үзәге, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Евразия экспертлар берлеге булышлыгы белән үткәрә.

Яр Чаллыда начар ис турында хәбәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә керде. Ис чыганагын ачыклау өчен, экологлар урынга чыкты. Кама буе идарәсе инспекторлары Автошәһәр предприятиеләренең берсендә җибәрү-көйләү эшләре барышында атмосфера һавасын саклау буенча чаралар күрелмәгәнлеген ачыклады.

“Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады.

Конкурсның оештыручылары булып экологик профильле оешмалар белән берлектә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора. Казан белем бирү оешмаларының үзләренең кече ватанының табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International