«ТР әйләнә-тирә мохитен саклау, табигый ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Алексеевск һәм Спас районнарында 2025 елга планлаштырылган су объектларын экотернәкләндерү чаралары төгәлләнде. Эшләр су объектларын торгызуга һәм суларның тискәре йогынтысын булдырмауга, шулай ук аларның экологик торышын яхшыртуга һәм яр буе зоналарының уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
18 ноябрьдә 9:30 сәгатьтә Федераль экологик оператор тарафыннан оештырылган «I-II класслы хәвефлелек калдыклары белән эш итү һәм ОПВК ФГИС системасында эшләү» темасына онлайн-трансляция узачак.
Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм кишәрлек милекчесен туфракка китерелгән зыян суммасын түләргә мәҗбүр итте.
Яңа Чишмә районының Черемухово авыл җирлегендә «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» Бөтенроссия акциясе узды.
Бер атнадан укучылар һәм студентлар экологияне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Яшел Зачет» экологик агарту конкурсында үз белемнәрен күрсәтә алачак.
ТР Экология министрлыгына Түбән Кама шәһәрендәге «Нефтехимик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә санкцияләнмәгән чүплек турында халык мөрәҗәгате килде.
Тиздән сәяхәт сөючеләр өчен махсус булдырылган «Робот Сапфира – экогид по России» яңа мультсериалы старт ала. Һәр сериядә тамашачылар табигатьнең гүзәллеген, милли традицияләрнең байлыгын һәм илебез төбәкләренең уникальлеген күрәчәк.
Элегрәк Чаллы шәһәрен мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаган иде. ЗЯБ бистәсе территориясендә экологлар санкцияләнмәгән чүплек урынын теркәделәр.
18 ноябрьдә «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән ТР Экология министрлыгы үткәрә торган «Мәктәп экопатруле» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Быел конкурска 3181 гариза кергән.
Элегрәк Кама буе идарәсе инспекторлары Алабуга шәһәрендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урынын ачыклаганнар иде. «Радуга-1» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә экологлар сортировкаланмаган торак калдыкларын ташлау фактын, шулай ук биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган калдыкларны теркәделәр.