Экологлар Тукай районында санкцияләнмәгән чүплекне теркәгәннәр

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Тукай районы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.

«Прибрежный» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә экологлар бетон эшләнмәләр һәм тимер-бетон конструкцияләр ватыкларыннан торган чүплекне теркәгәннәр. Чүплекнең гомуми мәйданы 92 кв. м, күләме — 276 куб. м.

Инспекторлар табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү игълан иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International