Экология министрлыгына СВО сугышчыларыннан кире элемтә килде. Шушы көннәрдә Северодонецкка ведомство хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә җыйган гуманитар ярдәм китерелде. Бу инде Экология министрлыгыннан җиденче гуманитар йөк. Хезмәткәрләр Луганск өлкәсендәге сугышчыларга кирәкле әйберләрне: җылы керләр, перчаткалар, бүрекләр, дымлы тастымаллар, сөлгеләр, гигиена чаралары, чәй һәм кондитер әйберләрен тапшырдылар. Хәрбиләрнең махсус үтенече буенча шулай ук бәйрәмгә яраткан ризыкларын әзерләү өчен сарык ите җибәргәннәр. "Алгы сызыктан барысына да зур сәлам! Сезнең посылкаларны 23 февральгә алдык. Бу посылка гына түгел-бу безнең кече Ватаныбыздан сәлам. Үзебез генә булмавыбыз өчен рәхмәт. Сезнең хезмәт һәм безнең хезмәт - бер медальнең ике ягы. Бергә без көч! Барыгызга да зур рәхмәт, җиңү безнең кулда булачак!"- дип хәбәр итә алгы сызыктагы сугышчылар. Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы 2022 елдан башлап даими рәвештә гуманитар йөкләр җибәрә. Безнең ведомство хезмәткәрләре хәрби махсус операциядә катнашучылар белән даими элемтәдә тора. Элегрәк медикаментлар, маскировка челтәрләре, газ плитәләре, беренче кирәкле әйберләр җибәрелгән иде инде. Махсус операциядә катнашучыларга һәркем ярдәм итә ала. Балалар өчен безнең ышаныч һәм ярдәм бик мөһим!