ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле янындагы совет утырышында катнаша, анда Идел буе федераль округында әйләнә-тирәлекне саклау, урман хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалануны оптимальләштерү өлкәләрендә дәүләт политикасын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелә. Татарстан Республикасы делегациясендә шулай ук Татарстан буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан урман хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Харис Мусин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе башлыгы Равил Мотыйгуллин бар.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Чиста су. Казан” күргәзмәсендә Казан журналистлары өчен мастер-класс үткәрелде. “Промгидросети” Мәскәү компаниясе вәкилләре төрле диаметрлы үткәргеч торбаларны тикшерүче видео-роботның эшен күрсәттеләр. Роботның видеокамерасы, өстәмә яктырткычлары һәм диодлы лампалары бар. Видео-язма махсус мониторда күрсәтелә, шуңа карап үткәргеч торбаның торышын һәм аңа законсыз тоташуларны күзәтергә мөмкин. Робот торбадагы ләм, лай, төрле киртәләр аша да йөри ала
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Чиста су. Казан” V махсус күргәзмәсе һәм конгрессының эш нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков тапшырды.

“Күргәзмәнең иң яхшы продукты” конкурсында җиңүчеләр:
1. “Су хуҗалыгы эшчәнлегендә заманча технологияләр” номинациясендә:
1 дәрәҗә Диплом
“ВТА-Татарстан” ҖЧҖ, Казан шәһәре – “Юынты суларны реагент белән чистарту өлкәсендә инновацион чишелешләр өчен”;
2 дәрәҗә Диплом
“Спецпроектмонтаж” ҖЧҖ, Казан шәһәре – “Су әзерләү һәм юнәлтү өлкәсендә заманча технологияләр өчен”;
“АСП-АКВА” ҖЧҖ, Мәскәү шәһәре – “Чистарту корылмалары төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә заманча мембрана
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, “Чиста су. Казан” V конгрессы һәм күргәзмәсе кысаларында, “Су ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү: проблемалар, бурычлар, чишелешләр” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Аның модераторлары Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов булды. Түгәрәк өстәлдә түбәндәге юнәлешләр тикшерелде:
Түбән Камада, Балалар экология-биология үзәгендә, “Табигать һәм без” III республика экология фестивале уздырылды. Аны оештыручылар: Татарстан Мәгариф министрлыгының Республика экология-биология методик үзәге, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Түбән Кама район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Түбән Кама райбашкармасының әйләнә-тирәлекне саклау бүлеге.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстанның Теләче районында “Һәр укучыдан сыерчык оясы” конкурсы үткәрелә. 5 – 15 март көннәрендә район мәктәпләрендә һәм өстәмә белем оешмаларында укучылар үзләре ясаган сыерчык ояларын күрсәттеләр. Жюри аларны шундый номинацияләрдә бәяли:
– “Оптималь вариант” – кошлар ихтыяҗына иң нык туры килә торган оя;
– “Әкият сарае” – иң матур һәм үзенчәлекле сыерчык оясы;
– “Сәер һәм мәзәк” – иң сәер һәм мәзәк сыерчык оясы;
– “Караучыларга ошаган өчен приз” – иң күп тавыш алган сыерчык оясы;
– “Иң актив мәктәп” – конкурста иң актив катнашкан мәктәп.
Һәр номинациядә җиңүчеләргә I, II, III урыннар өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк.
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, “ЧИСТА СУ. КАЗАН” V махсус күргәзмәсе һәм конгрессы кысаларында, “Халыкны һәм экономика объектларын су ресурслары белән гарантияле тәэмин итү мәсьәләсен чишү” дип аталган пленар утырыш булып узды. Чараның модераторы – Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров иде. Утырышта Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисенең тормышны тәэмин итү системаларын эшләтү һәм экологик куркынычсызлык буенча урынбасары Олег Полумордвинов һәм башкалар катнашты. Түбән Иделнең экологик балансын саклау, Татарстанның су мөнәсәбәтләре политикасын тормышка ашыру темаларына докладлар укылды, су чистартуда инновацион технологияләр куллануның Европа тәҗрибәсе каралды. Шулай ук “Татарстан Республикасы Гидрометеорология идарәсе”нең дәүләти күзәтүләр челтәре һәм аны үстерү перспективалары”, “Мәскәү шәһәре су объектларының торышы һәм тәҗрибәсе”, “Су объектларының төпке утырымнарына мониторинг: проблемалар һәм чишелешләр” дигән темаларга чыгышлар ясалды.
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “ЧИСТА СУ. КАЗАН” V махсус күргәзмәсен һәм конгрессын ачу тантанасы булып узды.
Кунакларны һәм катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров тәбрикләде. “Бу 2010 елдан соң бишенче конгресс-күргәзмә чарасы булып тора, – диде ул, – һәм мин монда бүген профильле дәүләт органнары җитәкчеләре, фән һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, Россия һәм чит ил компанияләре белгечләре, ихтимал булган инвесторлар җыелганга шатмын. Бу әлеге чараның су өлкәсендәге киләчәк политикасын һәм практик эшләрне берләштерә торган мәйдан булып китүен бар нәрсәгә караганда яхшырак дәлилли.”

25
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков һәм Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Олег Полумордвинов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты. Алар Түбән Идел бассейнының Татарстан территориясендә урнашкан сусаклагычларында су кимәлен көйләү буенча фикер алыштылар. Премьер-министр Илдар Халиков: су ресурсларын бәрәкәтле куллануда барлык кызыксынучы субъектларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк, ә бу мәсьәләдә Түбән Идел бассейны идарәсе зур роль уйный, дип белдерде.
  Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифинг булып узды. Анда ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады һәм 1 апрельдән алып май азагынача Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрелә, аның максаты территорияләрне чистарту һәм тиешле тәртипкә китерүдән тора, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International