Экология министрлыгы белгечләре «Татнефтепродукт» ААҖнең автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын рекуперацияләү системасы белән таныштылар

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Казанның Урман заводы урамындагы “Татнефтепродукт” ААҖ автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасының эше белән таныштылар.
Татарстанның автоягулык станцияләрен бензин парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау атмосфера һавасына автотранспортның зарарлы йогынтысын киметүнең иң нәтиҗәле юлларыннан берсе булып тора. 2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр үзләренең автоягулык станцияләрен программада каралган срокларда җиһазлау белән шөгыльләнәләр. Казанда инде 58 станция шулай җиһазланган.
Атмосфера һавасының сыйфаты халыкның саулыгына һәм иминлегенә зур йогынты ясаучы фактор булып тора. Предприятиеләр алып бара торган эшчәнлек һавага пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметергә һәм Татарстанда экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International