ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм  табигый байлыклар  министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенең Идел Аръягы филиалы өске су объектларындагы су сыйфатын расланган план-графикка ярашлы рәвештә күзәтә. Күптән түгел филиал инспекторлары “Жилкомсервис” ҖЧҖнең биологик чистарту корылмаларыннан Табар елгасына су агызу урыныннан 500 метр өстәрәк һәм астарак алынган су пробалары анализлап, аскы якта рөхсәт ителгән соң чик норманы

Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия теле­фоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп эко­патруле”  мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтима­гый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек­ләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атм


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе көчләре 21 январьда юллардан, предприятие һәм оешмалар территорияләреннән җыелган карны рөхсәтсез өю урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд барышында Әлмәт ш. Совет урамында, Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге элекке кирпеч заводы территориясендә һәм Бөгелмә шәһәренең Магистраль урамында өч кар өеме ачыкланды. Шул фактлар буенча вазифалы затларга карата ТР КоАП 3.6 ст. 1 ө. (Торак җирләр һәм шәһәр округлары территорияләрен муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан халкыннан “Залесный” бистәсендә күл пычрану турында хәбәр керде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре күлгә үзгә исле юынты су агызылуны ачыкладылар, химик һәм токсикологик анализ өчен су һәм һава пробалары алдылар. Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә шул урында азот оксиды, азот диоксиды, аммиак


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 22 январеннан 25 февраленә кадәр Мәскәүнең Үзәк рәссам йортында “Баштагы Россия” III табигать фестивале үткәреләчәк. Аның программасы Россиянең барлык төбәкләреннән җыелган тиңдәшсез хайваннар дөньясы, ландшафтлар турындагы фотокүргәзмәдән, алдынгы табигать фотографларының мастер-классларыннан, кино караулардан, декоратив-кулланма сәнгать шөгыльләреннән торачак, ә төп игътибар Идел елгасына юнәлтеләчәк.

Быел июнь аенда алдынгы фотографлардан, натуралистлардан, операторлардан, урба­нистлардан, культурологл


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында җәмәгать фикерен белешү дәвам итә. Министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” – “Җәмәгать фикерен белешү, анкеталану” бүлегендә анкеталанырга мөмкин. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез кар өемнәрен ачыклау буенча рейд оештырды. Буа шәһәренең Энергетиклар урамында ачыкланган факт буенча ТР КоАП 3 ст. 1 ө. (Бистәләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу) нигезендә беркетмә төзелде.

Барлык районнарда 8 кар өю урыны эшли:

– Буа шәһәрендә өч урын: 1) Ульяновск-Казан автоюлыннан 800 м сулда бушлыкта; 2) Энергетиклар урамында урау


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

 “Югары үсешле индустриаль предприятиеләре булган республикада экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Стратегия-2030” программасында да яшәү тирәлеге аерым урын алып тора” – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан идарәсенең Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе Артем Сидоров катнашында узган берлектәге коллегия утырышында. 2016 елга бурычларга карата исә Президент Татарстанның Идел буе федераль округындагы иң күп сулы регион булуын һәм Су саклау зоналары елында яр буйларына ирекле үтүне тәэмин итүгә аеруча игътибар итәргә кирәклекне, экологик күзәтчелек органнарының яр буе зоналарындагы законсыз корылмаларны тикшерүне көчәйтергә тиешлеген билгеләп үтте.

Россия Табигать күзәтчелеге җитәкчесе Артем Сидоров исә: “Татарстанда әйләнә-тирәлекне саклау буенча дөрес юнәлеш алынган. Табигать саклау законнарының яңа таләпләрен нәтиҗәле үтәү региондагы табигать саклау органнары бергәләп һәм җайлашып эш иткәндә генә мөмкин. Татарстан

Бүген Казанда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы колле­ги­я­се­нең һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Табигать­тән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе Артем Сидоров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы берлектәге утырышы уздырыла. Коллегиядә 2015 елгы эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар карала.

Коллегиянең барлык материаллары Министрлык сайтының “Министрлык эшчәнлеге ‒ 2015 елгы эш йомгаклары


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Идел буе районына законсыз кар өемнәрен ачыклау буенча рейд үткәрде.
“Безнең бүгенге бурыч ‒ язын кар эрегәч реагентларның, чүп-чар һәм башка пычраткыч матдәләрнең елгаларга, күлләргә, инешләргә төшүен булдырмау. Кар барлык таләпләр үтәлә торган махсус урыннарга ташылырга тиеш,” ‒ дип белдерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International