ТР Экология министрлыгы Түбән Кама шәһәр судына калдыклар ташлау нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча физик затка дәгъва белән мөрәҗәгать итте. «Нефтехимик» бакчачылык ширкәтендә Алабуга районы территориясендә Костенеевка авыл җирлегендә 82 кв.м. мәйданда калдыклар ташлау урыны табылды.
Балтач гимназиясендә укучылар тантаналы рәвештә юннатларның экологик хәрәкәте сафларына керделәр. Яңа гына барлыкка килгән табигать сакчылары алдында ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе һәм «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы инспекторлары чыгыш ясады. Аннары балалар ант иттеләр һәм юннатка алындылар.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республика территориясендә урнашкан су объектларының кайбер исемнәрен Географик атамаларның дәүләт каталогына кертте. Хәзер объектлар исемлегендә Касыйм, Добромышка, Ржавец, Крутайка, Саинка, Шарманка елгалары һәм Карасиное күле турында мәгълүматлар бар.
Әлмәт шәһәр суды һәм ТР Югары суды физик затны калдыкларны рөхсәтсез җыюны бетерергә һәм туфракка китерелгән зыянны түләргә мәҗбүр итте.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-4 сыйныф укучылары өчен «Фоксфорд» онлайн-мәктәбеннән бушлай «Экогеройлар» уен курсы каралган. Ул балаларга, аларның әти-әниләренә һәм хәтта педагогларга да файдалы булачак.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт районын карап чыкканда рөхсәтсез калдыклар ташлау урынын ачыкладылар.
Экологик икеайлык кысаларында территорияләрне җыештыру һәм табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны ачыклау чаралары гына түгел, ә агарту чаралары да үткәрелә. Урманнарда янгын куркынычы югары булган чорда табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында олыларга гына түгел, балаларга да сөйләү мөһим.
«Татарстан Республикасы Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары өчен экскурсия үткәрделәр.
Ел башыннан атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе тарафыннан 1,164 меңнән артык үлчәү башкарылган. Казан шәһәрендә урнашкан биш станция 413 меңнән артык үлчәү башкарган.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 1902 мөрәҗәгать килгән, шуларның 1130ы инде хәл ителгән.