Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгечләре белән бергә, Актаныш районының юл буйларын тикшерделәр һәм экологик закон бозуларны ачыкладылар. Өч авыл җирлегендә: Иске Богады, Уразай һәм Түке авыл җирлекләрендә рөхсәтсез чүплекләр ачыкланды. Пычрату урынының гомуми мәйданы 812,74 кв. метр тәшкил итә. Калдыклар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнаштырылганлыктан, барлык тикшерү материаллары, тиешле чараларны күрү өчен, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелде.