Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә Татарстан Республикасы Баулы районының юл буе полосаларын тикшерделәр. Тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланды.
Александровка авыл җирлегенең Ташлы авылы (Александровка — Ташлы автомобиль юлы) янында төзелеш һәм көнкүреш калдыклары табылды.
Кызылъяр авыл җирлегенең Үби авылы янында (Октябрьский-М — 5 автомобиль юлы) төзелеш калдыклары чүплеге ачыкланды.
Пычрануның гомуми мәйданы – 1160 кв.м, күләме – 1673 куб.м.
Җирләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге категориягә кергәнлектән, барлык материаллар, чаралар күрү өчен, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә җибәрелде.