«ЭКОЯЗ» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тәмамланды

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Бүген «Экояз» республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру төгәлләнде. Исемлектә соңгысы Нурлат районы булды, аның вәкилләре бүген лаеклы бүләкләрен алдылар.
Нурлат районына «Экояз» конкурсында мактаулы икенче урын өчен лаеклы бүләк китерелде. «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелгән «Экояз» республика конкурсында Нурлат районы үзәге шәһәрләрдә булган районнар арасында икенче урынны алды. Әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән уңышлары һәм өлеше өчен ул лаеклы бүләккә – заманча җыештыру машинасына лаек булды.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе башлыгы Илдар Нәбиуллин Экология министрлыгы исеменнән яңа техника ачкычларын Нурлат районының ТКХ ИК башлыгы Илгиз Сафиуллинга тапшырды.
Алынган бүләк урамнарны җыештыруның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм Нурлат районын яшәү өчен тагын да чистарак һәм уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Без һәрвакыт экологик инициативаларны хуплыйбыз һәм халкыбыз хезмәтенең республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелүенә шатбыз. Яңа техника – казанышларыбызны тану гына түгел, ә киләчәктә туган районыбыз һәм республика файдасына эшләү өчен өстәмә мотивация дә ул», – дип билгеләп үтте Илгиз Сафиуллин.
Исегезгә төшерәбез, муниципаль берәмлекләр арасында «Экояз» конкурсында җиңүчеләр:
Үзәге авыл җирлекләрендә булган районнар арасында: 1 урын — Биектау районы, 2 урын — Алексеевск районы, 3 урын – Апас районы
Үзәге шәһәрләрдә булган районнар арасында: 1 урын — Кукмара районы 2 урын – Нурлат районы, 3 урын – Лаеш районы
Шәһәр округлары арасында: 1 урын — Казан шәһәре, 2 урын – Чаллы шәһәре
Барлык җиңүче шәһәрләр һәм районнар үзләренең лаеклы бүләкләрен – мини-тракторлар, җыештыру машиналары һәм югары басымлы юдырту машиналары алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International