Уңайлы да, экологияле дә. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары иҗтимагый инспекторлар белән берлектә велосипедларда Казансу елгасының яр полосасы буенча рейд үткәрделәр. Инспекторларның игътибарын су объектының Киров дамбасы янындагы яр буе зонасы җәлеп итте.
Бүген, Эколог көнендә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, IT-паркта “Экояз 2017” Республика конкурсы призерларын бүләкләделәр. Залда иң актив балалар бакчаларының, мәктәпләр, вузлар, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, экологик үзәкләрнең вәкилләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткән гаиләләр җыелды.
Кадерле дуслар!
Сезне бәйрәм белән – Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлыйм. Эколог көне табигатьне саклау өлкәсендә мәшгуль белгечләрнең һөнәри бәйрәме генә түгел. Мин бүген барлык фәнни, иҗтимагый, волонтерлык оешмалары вәкилләрен һәм ваемсыз булмаган, игътибарлы кешеләрне котларга телим. Хезмәт вазыйфасы һәм күңел омтылышы, гражданлык бурычы һәм инициативасы буенча табигый байлыкны сакларга булыша торган бөтен кешене.
Бүген Тирән күлдә “Халыкара сулыклар чистарту көне” масштаблы экологик акциясе узды. Чара 500гә якын иреклене берләштерде. Акциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев сәламләде: “Безнең бурыч – татарстанлыларның, барыннан да элек яшьләрнең игътибарын табигатебезне саклауга юнәлтү.
Бүген Казанда "Буревестник" йөзү бассейнында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар булды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев котлады. Беренче урынны Республиканың Экология министрлыгы командасы яулады.
Табигать саклау акцияләрендә 1 127 000 катнашучы һәм шул ук санда диярлек утыртылган агачлар. Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр узган санитар-экологик икеайлык чорында 1746 санкциясез чүплек ачыкланды, аларның 93,5 % (1632 чүплек) юк ителде. Нәтиҗәләрне бүген Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргәән киңәшмәдә республиканың экология министры атады.
2017 елның 9-10 июнендә Казанда Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской Федераль экологик советның җиденче күчмә утырышын уздырачак. Россиядә Экология елы үткәрү буенча төп чараларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышу планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлыкта ришвәтчелек торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сорашу дәвам итә. Анкетаны “Ришвәтчелеккә каршы тору” – “Җәмәгатьчелек фикерен сорашу, анкеталар” бүлегендә узарга мөмкин. Сылтама: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm.
Татарстан фотосөючеләрен “Россиянең су хәзинәләре” Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотографияләре конкурсында катнашырга чакыралар. Мероприятие Су ресурслары Федераль агентлыгы тарафыннан Россиядә Экология елы кысаларында үткәрелә. Конкурста фотография авторлары – Россия Федерациясенеж 16 яшьтән өлкәнрәк гражданнары катнаша ала. Эшләрне электрон төрдә 2016 елның 1 декабреннән 2017 елның 1 октябренә кадәр Россия Су ресурслары агентлыгының рәсми сайтына җибәрергә кирәк.
“Үз төбәгеңнең матурлыгын гәүдәләндереп калдырырга өлгер!” Татарстан фотосөючеләрен Рус географик җәмгыятенең “Иң матур ил” III конкурсында катнашырга чакыралар. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә, шулай ук фотография сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурста, яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала.