ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19 июньдә 17.00-19.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75, каб.209) “Ачык ишекләр көне” була. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Татарстан Республикасында экологик иминлекне тәэмин итү, табигатьтән файдалану өлкәсенә кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

“Үз төбәгеңнең матурлыгын гәүдәләндереп калдырырга өлгер!” Татарстан фотосөючеләрен Рус географик җәмгыятенең “Иң матур ил” III конкурсында катнашырга чакыралар. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә, шулай ук фотография сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурста, яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында табигать саклау мероприятиеләре турында сөйләштеләр, анда “Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык үткәрү” темасына брифинг булды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җавап бирде. “Ачыкланган 1746 санкциясез чүплек, 93,5% ликвидация. Апрель-майның безне һава торышы белән бик иркәләмәвен исәпкә алсак, бу бик яхшы күрсәткеч.


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской Түбән Кама сәнәгать предприятиеләренең табигать саклау эшчәнлеген югары бәяләде. Федераль министр “Татнефть” Компаниясе объектларында булды. Ул “Түбән Кама ЦМК шин зводы”нда җитештерү процессы белән, «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары комплексының үсеш темплары


10
июнь, 2017 ел
шимбә

Су ресурсларын саклау, чистарту корылмалары төзү һәм модернизацияләү, калдыклар белән эш иткәндә өр-яңа технологияләр куллану, урман массивларын торгызу. Бүген Казанда илнең профессиональ экологлары шушы һәм бүтән темалар буенча фикер алыша. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль экологик совет утырышы узды. Мероприятиене РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской үткәрде. Мондый масштаблы экологик утырыш уздыру өчен регион сайлау мәсьәләсендә икеләнүләр булмады, дип билгеләде Россия Табигать министрлыгы башлыгы.


9
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстанда беренче мәртәбә “Экомәдәният” уенын презентацияләделәр, ул халыкның белемнәрен күтәрүгә юнәлтелгән һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә этәрә. Яңа проектны Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары Рамил Низамов тәкъдим итте. “Әлеге формат укучыларда стандарт булмаган һәм иҗади потенциалны уятырга ярдәм итәчәк.


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖдә масштаблы реконструкциядән соң сәнәгать агынты суларын локаль чистарту цехын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантаналы чара булды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Экология елында бу Түбән Кама өчен икенче мөһим вакыйга. Ул шәһәрнең күптән түгел тәртипкә китерелгән чистарту корылмаларын искә төшерде, аларга шикаятьләр күп булган иде. “«ТАИФ-НК»да бу эре проект дүрт ел дәвамында тормышка ашырылды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре регуляр рәвештә “Тәтеш-Водоканал” ААҖ агынты сулары чыгарылу урыннарындагы су сыйфатына мониторинг үткәрәләр. Чираттагы тикшерү кысаларында күпсанлы закон бозулар ачыкланды. Үләмә елгасына чыгарылган агынты сулардан алынган пробада концентрация рөхсәт ителгән иң зур чик күләменнән аммоний буенча (23 тапкыр), нитритлар буенча (5,4 тапкыр), фосфатлар буенча (14,8 тапкыр) артып китә.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре, кешенең яшәү урынына, милләтенә һәм тоткан диненә бәйсез рәвештә, планетада яшәүче һәркемгә кагыла. Бу турыда Байлар Сабасында узган “Мәдәният һәм фән: яңа караш” IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар сөйләде. Экология буенча эзләнү эшләрен дөньяның 10 иленнән 200дән артык укучы һәм студент тәкъдим итте.


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Ярны чүптән чистарттылар һәм Казанда яшәүчеләрне чисталыкка өндәделәр. Урта Кабан күленең яр полосасында экологик акция узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасында Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре, Казан шәһәре Идел буе районының 114нче мәктәбе укучылары игелекле эштә берләште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International