Базарлы Матакта Советлар Союзы Герое хөрмәтенә юкә аллеясы ачтылар

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Алексеевск агроколледжының Әлки филиалы студентлары Яшь гвардия активистлары белән берлектә Базарлы Матак авылында экологик акция үткәрделәр. Төзекләндерү объекты Советлар Союзы Герое Степан Крайнов урамы булды. Яшьләр юкә аллеясы утырттылар. Агачларны Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен көрәшкән батыр якташлары хөрмәтенә утырттылар. “Бу агачлар авылыбызда тере һәйкәл булып торачак”, - диде әлкилеләр.

Агачлар утырту буенча чараны Алексеевск агроколледжының Әлки филиалы студентлары һәм Яшь гвардия активистлары бу көннәрдә Татарстанда бара торган “Урман атнасы” кысаларында үткәрделәр. Акция 16нчы октябрьдә төгәлләнә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International