Урманнарның яхшы санитар хәлен саклау максаты белән, республикада “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе уза. Бүген ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инспекторлары республиканың Биектау районы территориясендә рейд уздырдылар. Урманчылык янәшәсендәге территориядәге юл буенда санкциясез төзелеш һәм көнкүреш калдыклары чүплеге таптылар. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Рузил Сибгатуллин сүзләре буенча, закон бозучыга штраф һәм закон бозуны төзәтү турында күрсәтмә яный. Яңгыр һәм эрегән кар сулары белән пычрак грунт суларына эләгергә, бу исә агачларга зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә чүплекне якын арада юк итәргә кирәк. “Бу урманнар – яклау астындагы урманнар”, - диде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Тазмеев. Яшел зоналарның урман-парк өлеше – Казан шәһәренең экологик каркасы ул, бу урманнар халыкны кислород белән тәэмин итә. Шуна күрә әлеге территориянең тиешле санитар хәлен тәэмин итү бурычы тора.
“Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе 15нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте