20-21нче ноябрьдә Мәскәүдә экологик мәгариф буенча V Бөтенроссия конференциясе узачак, аның оештыручылары – В.И. Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экологик фонд, «ГРИНЛАЙФ» һәм «Гринлайт» төбәкара экологик иҗтимагый оешмалары, Экология проблемалары фәнни-тикшеренү институты, Россия экология академиясе.
Чарада федераль һәм региональ закон чыгаручы һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре, югары һәм урта һөнәри һәм гомуми белем бирү оешмалары вәкилләре, экологик белем бирү, тәрбия һәм мәгърифәт өлкәсе белгечләре, предприятиеләр, экологик хезмәтләр, экологик контроль системалары җитәкчеләре һәм белгечләре, иҗтимагый һәм экологик оешмалар вәкилләре, тармак фәне һәм академик фән, экспертлар бергәлеге, ММЧ вәкилләре катнаша ала.
Катнашу өчен, 2017 елның 20 октябренә кадәр заявканы түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: VKEO-2017@vernadsky.ru
Конференция кысаларында “Экологик мәгариф бүген. Киләчәккә караш” пленар утырышы һәм тематик секцияләр була:
- Секция № 1 «Гомуми һәм һөнәри белем бирүдә тотрыклы үсеш өчен гомумәдәни экологик компонентның күчүчәнлеге»,
- Секция № 2 «Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә законнарның үзгәрүе, предприятиеләр эшчәнлеген яңа таләпәргә туры китереп адаптацияләү»,
- Секция № 3 «Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү системасында экологик белем бирү»,
- Секция № 4 «Кадрлар мәсьәләләрен хәл итүдә югары һәм урта махсус белем бирү оешмаларының сәнәгать предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек итүе».
- Секция № 5 «Россия халкын экологик агартуда дәүләт, җәмәгать һәм яшьләр оешмаларының үзара хезмәттәшлек итүе».
Конференция йомгаклары буенча докладлар җыентыгы бастырып чыгарылачак.
Белешмәләр өчен телефон (Мәскәүдә): (495) 953-73-49 (Алла Волынская).
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте