Әйләнә-тирәлеккә булган тискәре йогынтыны киметү, энергия саклаучы технологияләр куллану һәм килгән кешеләр өчен уңайлыклы тормыш тәэмин итү. "Казан аренасы" стадионының экология стандартларына җавап бирүе бүген лаеклы бүләк белән билгеләп үтелде. "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә булып узган "Экология һәм энергия-ресурс нәтиҗәлелеге" түгәрәк өстәле кысаларында спорт объекты җитәкчелегенә "РУСО. Футбол стадионнары" сертификаты тапшырылды.
Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков билгеләп узганча, "яшел" технологияләрне куллану стадионнарга әйләнә-тирәлеккә булган зыянны булдырмый калырга ярдәм итәчәк. "Яшел төзелешнең илкүләм үзәге" – ярашлылык сертификаты тапшырган оешма вәкиле – Дмитрий Капко "Казан аренасы"ның "РУСО. Футбол стадионнары" Россия стандарты буенча сертификацияләнгән илдәге беренче һәм "яшел" стандартлар буенча сертификацияләнүче икенче стадион булуын билгеләде.
Сертифкат бирү спорт объектында энергияне саклау, ресурсларны сакчыл куллану, калдыклар белән эш итү өлкәсендә, шулай ук әлеге мәсьәләләрдә җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерү өлкәсендә тотрыклы үсешнең халыкара принципларына туры килә торган алымнар кулланылуын раслый. Сертификацияләү кысаларында комиссия тарафыннан башкарма һәм техник документациягә, агымдагы эксплуатациягә анализ ясалган, электр энергиясен, суны һәм җылылыкны куллану һәм янга калдыру дәрәҗәсе, объектның аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен үтемлелеге һәм башка күп кенә факторлар бәяләнгән. Шунысын билгеләп узарга кирәк, әйләнә-тирәлекнең пычрануын булдырмый калырга ярдәм итүче "яшел" стандартлар әле объектны проектлаганда һәм төзегәндә үк кулланылган.
Казан – “Футбол буенча дөнья чемпионаты – 2018” катнашучы шәһәрләр исемлегендә. Заявкалар кенәгәсендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә күп кенә йөкләмәләр билгеләнгән иде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте