Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия предприятиеләрендә пычратучы матдә ташландыкларын автомат тикшереп тору системасы булдыру турында закон проекты кертелде. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Закон проектында каралганча, әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы буенча 1 нче категориягә караган объектларда атмосфера һавасына һәм су объектларына пычратучы матдә ташландыкларын автомат тикшереп тору системалары булдырыла. Автомат тикшереп тору чаралары белән җиһазландыру программасы вәкаләтле органга комплекслы экологик рөхсәт (КЭР) алуга заявка составында тапшырылырга тиеш. Мондый программаны тормышка ашыру чоры рөхсәт алынган көннән соң дүрт елдан артып китәргә тиеш түгел. Әгәр стационар чыганакларны үзгәртеп коруга бәйле чаралар күздә тотыла икән, ул вакытта мондый стационар чыганакларны тәэмин итү чорлары экологик нәтиҗәлелекне арттыру программасындагы чараларны тормышка ашыру чорларын исәпкә алып билгеләнәчәк.
Закон проекты нигезендә сәнәгый ташландыклар турында мәгълүмат әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларның дәүләт реестрына тапшырылачак. Бу исә предприятиеләрнең әйләнә-тирәлеккә йогынтысын нәтиҗәле тикшереп тору системасын булдырырга һәм табигать саклау таләпләрен үтәү буенча предприятиеләрнең җаваплылык дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк. Россия Хөкүмәте автомат контроль чаралары белән тәэмин ителергә тиешле сәнәгый җайланма төрләрен урнаштыру буенча вәкаләтләр ала. Пычратучы матдә ташландыклары чыганакларын автомат контрольдә тоту һәм мәгълүмат тапшыру чаралары белән тәэмин итү әлеге чыганакларның милекчесе булып торучы предприятиеләр хисабыннан гамәлгә ашырылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте