ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Кама буе территориаль идарәсе инспекторларында Чаллы шәһәре “Мастер” Кама индустриаль паркы предприятиесенең экология таләпләрен үтәвенә шик туган.

“Орион” яшьләр үзәгендә плакатлар бәйгесенә йомгак ясалган. Чаллы, Минзәлә һәм Алабуганың мәгариф учреждениеләрендә укучыларга кәгазь калдыкларыннан икенчел файдалану темасына иҗади сәләтләрен күрсәтү тәкъдим ителгән. Бер ай эчендә бәйгене оештыручылар исеменә 43 хезмәт кабул итеп алынган. Җиңүчеләр “Вконтакте” социаль челтәрендә тавыш бирү юлы белән билгеләнгән.

Узган елның ноябрендә әйләнә-тирә мохитнең торышын вертолетка утырып карап йөргәндә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары бинаны сүткәннән соң ташлап калдырылган төзелеш калдыкларын күреп алган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама арьягы территориаль идарәсе белгечләре бер объекттан һавага чыгарыла торган хәвефлелекнең  3 категориясенә керүче зарарлы матдәләрне тикшергән.

Сабыйлар үзләрен табигатьнең бер өлеше итеп сизә, табигатькә карата куллану мөнәсәбәте барлыкка килмәгән әле аларда. Шуңа күрә төп бурыч – нәниләрне әйләнә-тирә мохит белән балачактагы аерылмас элемтәләрен бөтен гомерләре буена сакланырдай итеп тәрбияләү.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан территориясендә ташландык химик ток чыганакларын аерым туплау һәм җыюның комплекслы инфраструктурасын булдыру буенча пилот проекты тормышка ашырылачак. Бу җәһәттән бүген Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән “Дюраселл Раша” ҖЧҖ арасында килешү төзелде. Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм компаниянең генераль директоры Юрий Коротаев имзалады.

Тормышта экологиягә сакчыл караш  һәм эко-хәрәкәтләрдә катнашу, Татарстан Республикасының табигый җәүһәрләре һәм хайваннарның сирәк очрый торган төрләре турында чукраклар һәм начар ишетүчеләр өчен фильмнар. Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Нәтиҗәле коммуникацияләр” коммерциясез оешмасы һәм табигатьне саклау ведомствосы вәкилләренең эшлекле очрашуы булып узды.

Бүген Сочида Россия инвестицион форумы башланды. Чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Идел елгасының су саклау зонасында – урамнардан җыеп китерелгән пычрак кар өеме. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Казан шәһәре Идел буе районы Прокуратурасы вәкилләре гражданнарның мөрәҗәгате буенча рейд үткәрү кысаларында Отар бистәсендә бик җитди закон бозу очрагына тап булган.

Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының тугыз студенты иҗтимагый инспекторлар сафына кушылды. Эко-активист таныклыкларын аларга университетның баш бинасында Үзәк территориаль идарә начальнигы урынбасары Анна Апаева тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International