Узган елның ноябрендә әйләнә-тирә мохитнең торышын вертолетка утырып карап йөргәндә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары бинаны сүткәннән соң ташлап калдырылган төзелеш калдыкларын күреп алган. Законсыз чүп өеме гомуми мәйданының чама белән 900 м2, күләменең – 80 м3 артыграк тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Экологлар бу очракның беренчесе генә булмавын, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен компаниянең инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылуын искәрткән. Инспекторлар бу юлы да ачыкланган факт буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы, шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) нигезендә тиешле таләпләрне бозучыга карата административ беркетмә төзегән. Әмма компания үзенең гаебен танымыйча, башта – шәһәр, аннан соң республика Югары судына мөрәҗәгать иткән. Суд карары нигезендә, “Коралл” ҖЧҖ, административ хокук бозуда гаепле дип танылып, 400 мең сум күләмендә штрафка тартылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте