“Орион” яшьләр үзәгендә плакатлар бәйгесенә йомгак ясалган. Чаллы, Минзәлә һәм Алабуганың мәгариф учреждениеләрендә укучыларга кәгазь калдыкларыннан икенчел файдалану темасына иҗади сәләтләрен күрсәтү тәкъдим ителгән. Бер ай эчендә бәйгене оештыручылар исеменә 43 хезмәт кабул итеп алынган. Җиңүчеләр “Вконтакте” социаль челтәрендә тавыш бирү юлы белән билгеләнгән.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да “Кәгазьгә – икенче сулыш” шигаре белән үткән. Командалар экологик интерактив уен кысаларында сорауларга җавап биргән, шулай ук кирәксез иске кәгазьләрдән кабат файдалану идеяләре белән уртаклашкан. “Кешедә балачактан ук калдыкларны аерып җыю культурасын булдыру кирәк, – дигән фикердә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе әйдәп баручы белгече Владимир Мозаффаров. – Уен рәвешендә белем бирү юлы белән сабыйларга һәм мәктәп укучыларына төп фикерне – аерып җыю нигезендә, күп кенә калдыкларга “икенче сулыш” өреп булуны җиткерергә тырышабыз”.
“Кәгазьгә – икенче сулыш” экологик акциясе Чаллы шәһәренең мәгариф учреждениеләре тарафыннан “Эколаб” компаниясе һәм “Чүп. Бүтән. Юк. Чаллы” экологик хәрәкәте белән үзара хезмәттәшлек нигезендә тормышка ашырылып килә икән. Әлеге акция 2017 елдан “Экоактивлар” экологик агарту проектына кертелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте