Бүген Россия инвестицион форумында, тормыш сыйфатының индикаторы буларак, экология турында сүз барды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Сочида Россия инвестицион форумы башланды. Чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.

Форумның беренче көненең эшлекле программасы “Тормыш сыйфатының индикаторы буларак, экология” дигән темага панель сессиясе белән ачылып китте. Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан оештырылган дискуссиягә федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре, зур предприятиеләрнең топ-менеджерлары һәм абруйлы экспертлар җыелды. “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру сессиянең көн тәртибендәге төп мәсьәләгә әйләнде. Якындагы 6 елга планлаштырыла торган төп чаралар, федераль проектларны үтәү үзенчәлекләре, шулай ук көтелә торган нәтиҗәләр буенча фикер алышу булды.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Идел елгасының ничегрәк савыктырылачагы һәм Татарстанда эчәр суның сыйфаты турында сөйләде. Ул 2019 елда “Иделне савыктыру” федераль проектында катнашу кысаларында 6 чистарту корылмасын төзүгә 1,5 млрд сум күләмендә акча тотылачагын билгеләп үтте. “Моннан тыш республикада чистарту корылмаларын капиталь төзекләндерү, төзү, реконструкцияләү буенча төбәк программасы да бар, – дип өстәде Александр Шадриков. – Һәр ел саен бу программага муниципаль акчалар да җәлеп ителә”. Министр ведомствоның су объектларына экологик-аналитик контрольлекнең хәл ителеп килүен, 2018 елда 36 меңнән артыграк су пробалары алынуын басым ясап әйтте. “Моннан тыш республика халыкны эчәр су белән тәэмин итү өчен  6 млрд сумнан артыграк акча җәлеп итте”, – дип йомгак ясады министр.

Дискуссиядә шулай ук РФ табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов, шулай ук “Росприроднадзор” һәм “Роспотребнадзор” җитәкчелеге, предприятиеләрнең топ-менеджерлары катнашты.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International