Сафлар ишәя. Тимирясов исемендәге КИУ студентларына иҗтимагый инспекторлар таныклыклары тапшырылды

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының тугыз студенты иҗтимагый инспекторлар сафына кушылды. Эко-активист таныклыкларын аларга университетның баш бинасында Үзәк территориаль идарә начальнигы урынбасары Анна Апаева тапшырды. “Экологиягә битараф булмаган гражданнарның, иҗтимагый инспектрларыбыз санының елдан-ел артуы күңелдә зур канәгатьлек хисләре тудыра. Алар – табигатькә каршы җинаятьләрне булдырмый калу эшендә безнең төп ярдәмчеләребез”, – дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы белгече. Хәзерге вакытта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе каршындагы иҗтимагый инспекторлар институтына 186 кеше керә, ә республика буенча аларның саны – 287. Эко-активистлар табигатьне саклау таләпләрен бозу: калдыклар белән эшләгәндә экология таләпләрен санга сукмау, файдалы казылмаларны законсыз чыгару, ташландык суларны агызу фактларын теркәп, шуннан соң бу мәгълүматларны, административ беркетмәләр төзү өчен, дәүләт инспекторларына тапшыра. 2019 ел башыннан бирле ихтыярыйлар катнашында 100ләп административ материал тутырылган инде.

Экологиягә битараф булмаган, 18 яшькә җиткән Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданины иҗтимагый инспекторлар сафына кушылырга мөмкин. Моның өчен  ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәсенә гариза язып тапшырырга гына кирәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International