Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре гражданнардан алынган шикаять буенча Нурлат шәһәрендә җир законын бозуны ачыклаган.
Нәрсә ул дафния, хроматограф нигә кирәк һәм суда пычрак матдәләр барлыгын ничек белергә була? Әлмәт шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары белән әнә шул хакта сөйләшү булган.
Лениногорскида бер предприятие экология турында закон таләбен бозган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейд кысаларында кара һәм төсле металл калдыклары өеменә тап булган.
Казан шәһәре Идел буе районында җир асты байлыкларын урлау буенча җинаять эше кузгатылган. Шәхесе әлегә мәгълүм булмаган берәү Поперечно-Отарская урамында гомум таралган файдалы казылма (ком) чыгарып яткан.
Буа шәһәренең “Теремок” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик яктан тәрбияләү” дигән темага район методик берләшмәсе утырышы булып узган.
Кама Тамагы күгеннән вертолетка утырып район территориясен карау-тикшерү барышында ачыкланган чүплекләр юкка чыгарылган. Октябрь аенда дүрт торак пункт – Чаллы, Олы Кариле, Келәнче авылларында, Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә туфракта калдыкларны рөхсәтсез урыннарга урнаштыру очраклары билгеләнгән булган.
Экологлар Әлмәт районындагы бер бакчачылык ширкәте территориясендә 1нче класс хәвефлелектәге калдыкларның зур партиясенә юлыккан.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итә. Конкурста катнашуга табигатьне саклауны үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп санаучы иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф кала алмаган җәмәгатьчелек вәкилләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булып торган журналистлар чакырыла.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 12 156 мөрәҗәгать кергән.
Карны вакытлыча өеп тору өчен билгеләнгән һәрбер мәйданчык экологлар белән килештерелергә тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары быел булачак законлы кар полигоннары территорияләренә тәүге рейд ясады.