Икенчел чималга алмашка – үсентеләр. Әлмәттә гадәти булмаган акция узган

2019 елның 8 ноябре, җомга

Кирәксез кием-салымнан файда китерерлек итеп котылганнар. Әлмәттә үсентеләргә алмашка кием-салым җыю акциясе булып узган. Чараның максаты – агач кисүне киметеп, илебезнең яшел байлыгын саклап калу. “Шәһәребездә яшәүчеләргә әлеге акция бик тә ошый. Үсентеле булырга теләүчеләр дә аз түгел. Акциядә катнашучылар яшь үсентеләр утырту хисабына яшеллекнең сакланып калуы гына түгел, бәлки әле аның ишәюен дә яхшы аңлый”, – ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

Акция барышында зурлар өчен, шулай ук балалар өчен бик күп кием-салым җыелган. Аларның барысы да физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Рус Акташы интернат-мәктәбенә һәм Әлмәт балалар йортына тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International