Татарстанның Экология министрлыгында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның субсидияләр алуга җиңүче-проектлары билгеләнде

2019 елның 8 ноябре, җомга

Алдагы көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында грант откан 6 җиңүче билгеләнде. Экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга субсидияләр бирүгә  конкурста катнашу өчен рекордлы санда – 26 оешма гариза тапшырган.

Экспертлар бәяләмәләре нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр буларак танылды:

- “Экология барыбыз өчен дә” проекты белән, А.И.Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды;

- “Тормыш фәне” проекты белән, “Чиста булачак” Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы;

- “Дуслык күле” авыл мәдәният һәм ял паркы проекты белән, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Благодеяние” җирле иҗтимагый фонды;

-  Кино-Лето 2020” проекты белән, “Рус географик җәмгыяте”нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге;

- “Мәктәп укучыларын экологик-техник тәрбияләү, экологик культура һәм уйлап табу компетенцияләрен булдыру буенча заманча белем бирү технологияләре” проекты белән, Татарстан Республикасы яшь галимнәр һәм белгечләр төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте;

- Наш Дом-Земля” проекты белән, “Татарстан –яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте.

Проектлар 2020 елда тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International