Лениногорск районында чүплек юкка чыгарылган

2019 елның 8 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре җирле халык шикаяте буенча Лениногорск районында тиешсез урында чүплек барлыкка китерелүенә ачыклык керткән. Тикшерү барышында мәгълүм булганча, Тимәш авылында яшәүчеләр үзләре үк көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарыннан чүплек ясап куйган икән. Чүп-чар белән пычратылган мәйданның 30 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Бүгенгә инде территория чистартылган.  Анда экологлар, “Чиста булачак” Яшьләр экологик хәрәкәте активистлары һәм “Мехуборка” филиалы хезмәткәрләре эшләгән. Чистарту-җыештыру эшләре төгәлләнгәннән соң 45 куб. метр күләмендә чүп-чар утильләштерүгә озатылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International