ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген, 1 сентябрь көнне, Нурлат гимназиясенең мәктәп ишегалдына балалар, ата-аналар һәм укытучылар җыелды.

2023 елдан «Татнефть» компаниясе, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә, 5-9 сыйныф укучылары өчен төп экологик вакыйгаларның берсе булган «Чиста мирас» олимпиадасын үткәрә. 2025 елда олимпиада инде өченче тапкыр узачак. 1 сентябрьдә әлеге экологик чарада катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Экологлар быелның 1 гыйнварыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 4170 мөрәҗәгатьнең 3659сын карап хәл иттеләр.

Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1918 мөрәҗәгать килгән, 1204 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасында кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 930 хәбәр һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 118 хәбәр теркәлгән.


29
август, 2025 ел
җомга

Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре ТР Экология министрлыгы профсоюзыннан бүләкләр алдылар.

1 гыйнвардан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе (АСКЗА) тарафыннан 2,06 млн.үлчәү башкарылган. Шуларның 706 меңе Казанда урнашкан биш станция тарафыннан үткәрелгән.

Менделеевск районы территориясен мониторинглау барышында Татарстан Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу фактларын ачыклады. «Түбән Кама» милли паркында урнашкан җир кишәрлегендә экологлар чишмәдән рөхсәтсез су алуны ачыкладылар.

«Нефть-газ һәм химия тармагы предприятиеләренең атмосфера һавасы торышын күзәтүнең һәм сәнәгать чыгармаларын мониторинглауның актуаль мәсьәләләре» практик сессиясе кысаларында дәүләт органнары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре экологик мониторингка һәм әйләнә-тирә мохит торышын тикшереп торуга заманча алымнар турында фикер алыштылар.

Халык мөрәҗәгате буенча Идел аръягы идарәсе инспекторлары Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны торак пунктына юл тоттылар. Территорияне тикшерү барышында Идел елгасының яр буйларында җир эшләре, ягъни туфракның уңдырышлы катламын алу һәм күчерү ачыкланды.

РФ Цифрлы үсеш министрлыгы цифрлы мошенниклыкка каршы тору буенча яңа чаралар пакетын әзерләгән.


28
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

А.И.Щеповских исемендәге XX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең икенче көнендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар сәнәгый чыгарылмаларны экологик мониторинглау һәм контрольдә тотуның заманча системаларын күрү өчен уникаль мөмкинлек алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International