Алабуга шәһәре территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары җирлек рельефына рөхсәтсез агып төшүче суларны ачыкладылар. Ташлау канализация коесыннан башкарылган.
Пычранган кишәрлекнең мәйданы 43 кв. м тәшкил иткән.
Экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре, чагыштыру өчен, туфракның пычрак һәм чиста кишәрлекләреннән туфрак үрнәкләре алдылар. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, ташлау урынында ике һәм өч валентлы тимернең һәм хлорид-ионнарның суммар микъдары буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителә торган чик концентрациясе 24,4 тапкыр һәм хлорид - ионнарның 2,6 тапкыр артуы ачыкланган.
Хокук бозу муниципаль җирдә теркәлгәнлектән, Алабуга районы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куелмавы турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп җибәрелгән.