Буа укучыларына Идел аръягы идарәсе лабораториясе буенча экскурсия уздырдылар

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Буа лицей-интернаты укучылары Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсендә булдылар. Инспекторлар балаларга үз һөнәрләре турында сөйләделәр, идарә һәм лаборатория буенча экскурсия үткәрделәр.

Белгечләр су, һава һәм туфрак пробаларына анализ ясый торган эш җайланмаларын һәм приборларын күрсәттеләр.

Ә алга таба һәр укучы үзен эколог итеп хис итә алды. Балалар профессионаллар ярдәмендә суның катылыгын билгеләү буенча тәҗрибә үткәрделәр, шулай ук аның үзлекләре һәм файдасы турында белделәр.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, лабораториягә экскурсия мәктәп укучыларында аеруча кызыксыну уяткан. Мондый практик өйрәнү методы ярдәмендә балалар табигатьне саклау буенча алган белемнәрен ныгыталар һәм экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрәләр, бу исә “Экологик иминлек” милли проектының максатларына ирешергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International