Казан шәһәре Совет районының 114нче балалар бакчасында Идел буе халыкларының истәлекле урыннарына багышланган “ЭкоАрт Фест” фестивале узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергә икенчел чималдан мәчет, һәйкәл һәм музей макетларын төзеделәр.
Алар кулдан килгән төрле материаллар: картон, шешәләр, капкачлар һәм кәгазь кулланганнар. Нәтиҗәдә алар матур һәм экологик истәлекле урыннар булдыра алдылар: Мәскәү Кремле манарасы, Уфадан Салават Юлаевка һәйкәл, Чабаксардан “Яклаучы Ана” монументы һәм Казаннан Кол Шәриф мәчете.
Балалар матурлык зур ресурслар таләп итми, ә бәлки һәркемнең кул астында булган нәрсәләрдән барлыкка килергә мөмкин икәнлеген исбатладылар. Хәзер балалар бакчасында катнашучыларны берләштергән һәм туган республикабызның табигатен саклап калырга ярдәм иткән экология һәм туган якны өйрәнү почмагы бар.